Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ринат Мөхәммәдиев «Крокус»тагы фаҗига турында: Рамазан ае дип тә тормыйлар
Мәскәүдә яшәүче татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев «Крокус Сити Холл»да булган теракт уңеннан «Татар-информ» хәбәрчесенә фикерен белдерде. Ул бу концерт залында күп тапкырлар булган, үзе аннан ерак түгел яшәвен әйтте.
«Мәскәүнең иң матур, зур концертлар залы. Еш булырга туры килә, концертлар күп уза бит анда, татар концертлары килгәндә, бер дә калдырганым юк. Соңгы бер елда булганым юк, яныннан еш үтеп китәргә туры килә», – диде ул.
«Җинаять, сугыш өчен Рамазан ае дип тормыйлар шул, сугышалар, нишлисең. Җинаять инде, коточкыч! Гаепсез кешеләрне үтерүдән дә зуррак җинаять юк! Концертка килгән ул балакайларның ни гаебе булсын?! Алар бик кызганыч. Бик зур фаҗига.
Кулыма автомат тоткан кеше түгел, ничек узганнарын әйтә алмыйм. Серле, сәер күренешләр күп инде, югыйсә куркынычсызлык чаралары да көчле анда. Бернинди тавышсыз ничек кергәннәр алар?! Ул проблемаларга кереп китсәң, чыгарлык түгел инде», – диде Ринат Мөхәммәдиев.
- «Крокус Сити Холл»да булган атыш, янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 93кә җитте.
- Фаҗиганең хронологиясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз