news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Крокус Сити Холл»да теракт вакытында һәлак булучылар саны 93кә җитте

Мәскәү өлкәсендә «Крокус Сити Холлда» теракт корбаннары саны 93 кешегә кадәр җитте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, Мәскәү өлкәсендә теракттан соң һәлак булучылар саны тагын артачак.

Элегрәк гадәттән тыш хәл вакытында 60тан артык кеше һәлак булды, 100дән артык кеше хастаханәдә дәвалана, алар арасында балалар да бар, дип хәбәр ителгән иде.

Искәртик, 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан тыныч гражданнарга ут ачты, аннан соң янгын чыгарды. Бу факт буенча террорчылык турында җинаять эше кузгатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot