news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Мөхәммәдиев Әмирхан Еники турында: Тыныч, искиткеч салмак, затлы бер шәхес иде

Ринат Мөхәммәдиев Әмирхан Еники турында: Тыныч, искиткеч салмак, затлы бер шәхес иде
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Филология фәннәре кандидаты, «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Галим язучы турында хатирәләре белән уртаклашты.

«Бик сак кына, куркып, уңайсызланып кына фикерен әйтә иде. «Кунакка кил әле, утырып алыйк әле», - дип сөйләшә торган кеше булмады. Ул тыныч, ипле, искиткеч салмак, зәвыклы, затлы бер шәхес иде. Аңа бу сыйфатлары табигатьтән бирелгән. 1990 еллардан соң әйткән сүзе дә булды: «Ринат, энекәш, понимаете ли, Сез – бәхетле кеше, дөнья яңарып бара. Безгә бу туры килмәде инде. Мин я бик соңлап туганмын, я иртәрәк туганмын», - диде», - дип искә алды Ринат Мөхәммәдиев.

Аның фикеренчә, Әмирхан Еники, татар әдәбияты өчен уникаль, сирәк шәхес. «Әмирхан Еники татар теле, җаны яшәгәндә дә яшәячәк язучы. Соңлап туса да, иртәрәк туса да шундый булыр иде», - диде ул.

«Мин Әмирхан аганың «Казан утлары» журналы редакциясенә китергән байтак әсәрләрен беренче булып укыдым, редакцияләдем. Мәсәлән, «Соңгы китап» әсәренең кулъязмасын беренче тапкыр минем кулга тапшырды. Аның әсәре искиткеч яхшы, бер сүзен дә үзгәртеп булмый. Бер генә әйбер: «Соңгы китап» түгел бу, «соңгы» сүзен алып атыйк, Әмирхан абый. Бер исем табыйк», - дидем. Бәлки, исеме бик уңышлыдыр, ләкин «соңгы» булырга тиеш түгел иде. Үләргә җыенмагыз әле, дигән мәгънәдә әйттем», - диде Ринат Мөхәммәдиев.

Әмирхан Еники, үҗәтләнеп булса да, тыңлаган, «рәхмәт», - дип әйткән. «Ләкин әсәренең исемен калдырттыра иде. Бераз соңрак: «Син хаклы булгансың икән бит, мин тагын бер нәрсә язып ятам бит әле», - диде Әмирхан ага. Шундый кызыклы, матур очрашулар булган иде», - диде «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире.

«Әмирхан Еники искиткеч матур сөйләшүче дә иде. Ул сөйләшкәннәрнең барысын да язасы килә! Мин Язучылар берлегендә эшләгән дәвердә аның бер хыялы бар иде. «Ринат, Төркиядән кунаклар килгәндә син мине чакыр әле, яме», - диде. Бу аның күңеленнән чыккан эчкерсез бер үтенече иде. Нинди шагыйрь килсә дә, мин аны чакыра идем. Чит телләрдә басыласы килү теләге дә зур булды аның», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100