news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин Әмирхан Еникинең җыентыкларда басылып чыкмаган хикәясе турында сөйләде

Фоат Галимуллин Әмирхан Еникинең җыентыкларда басылып чыкмаган хикәясе турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Галим язучы турында хатирәләре белән уртаклашты.

«Миңа Әмирхан ага белән аралашырга туры килде. «Шулай да, бер әсәрне язуыма үкенәм», - диде ул. 1947 елда язылган «Шиһап абзый уйлары» дигән хикәясе турында сүз бара. Сугыш вакытында бергә аралашкан рус хатыны Вера Карамшеваны РСФСР Югары Советына депутатлыкка кандидат итеп сайлаганнар. Әмирхан ага бу хатынның чынлап та олылауга лаеклы, аның кандидатурасын күрсәтеп, дөрес эшләгәннәр ди. Һәм шул турыда хикәя язып, «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә алып килә», - дип сөйләде галим.

Аның әйтүенчә, редакциядә хикәянең беренче вариантын кабул итмәгәннәр, үзгәртеп язып килүне сораганнар. «Хикәягез бик әйбәт, ләкин бер җитешмәгән җире бар: бездә иң башта иптәш Иосиф Сталинны тәкъдим итәләр, аннан соң гына җирле кешене тәкъдим итәләр. Турыдан-туры Вераны тәкъдим иттергәнсең. Шулай да, хикәяңне алып кайтып бераз үзгәрт инде. Баштан Сталинны, аннан соң Вераны тәкъдим итсеннәр», - дип әйтәләр аңа», - диде Фоат Галимуллин.

«Хикәяне алып кайтып киттем, әйткәнчә, үзгәртеп, китереп бирдем. Һәм бастырып чыгардылар», - дип сөйләгән Әмирхан Еники. Бу хикәя 1947 елда «Совет әдәбияты» журналының беренче номерында урнашкан. «Шуннан соң мин бер генә әсәремне дә «кушалар» дип әйтеп, үзгәртеп эшләмәдем, бу хикәямне дә бүтән бер җыентыкларыма кертмәдем», - диде Әмирхан ага», - дип аңлатты әдәбият галиме.

Ул Совет чоры әдәбиятында язучыларның социалистик реализм методы белән берсен-берсе уздырып, яхшырак әсәрләр язарга тырышып иҗат иткәннәрен әйтте. «Бу социалистик реализм методы белән иҗат ителгән кыйммәтле әсәрләребезне читкә кагу түгел. Шул шартларда да бихисап күренекле әсәрләр язылган. Әмирхан ага Еники социалистик реализм «диңгезе»ндә ялгызы тәнкыйди реализм «утравы» булып кала. Бер генә әсәрен дә социалистик реализм методы белән иҗат итми ул», - диде Фоат Галимуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100