news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Фәхретдинов: Әни мин катнашкан көрәшне карамый, елый

Туганнарым көрәшкә каршы иде, сәламәтлегем өчен кайгыралар, ди спортчы.

Ринат Фәхретдинов: Әни мин катнашкан көрәшне карамый, елый
Солтан Исхаков

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов үзе катнашындагы көрәшне әнисенең карамавы, кайгырып елавы турында уртаклашты.

«Өйдә күпләп туганнар җыела, барысы көрәш карый. Тормыш иптәшем дә күзәтә. Башта алар каршы иде. Сәламәтлегем өчен борчылалар. Ләкин ярты юлда туктап калып булмый. UFC лигасында топ'ка керергә кирәк. Кызым әле кечкенә, аңлап бетерми. Мине телевизордан күреп шатлана. Үскәч горурланыр, дип уйлыйм. Әни гел елый, башка бүлмәгә китә», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Элегрәк «Татар-информ» Ринат Фәхретдиновка Хәбиб Нурмагомедов киңәшләр белән еш булышуын язган иде.



Галерея: Татарстанда катнаш көрәш сәнгатен үстерүгә багышланган матбугат очрашуы
news_right_1
news_right_2
news_bot