news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәшче Ринат Фәхретдинов: Хәбиб Нурмагомедов киңәшләре белән еш булыша

«Хәбиб Нурмагомедов белән без күптән таныш. Ул күп тапкыр Мәскәүдә миндә кунакта булды», — дип уртаклашты татар көрәшчесе.

Көрәшче Ринат Фәхретдинов: Хәбиб Нурмагомедов киңәшләре белән еш булыша
Солтан Исхаков

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов Хәбиб Нурмагомедовтан киңәшләр алуын сөйләде.

«Хәбиб Нурмагомедов белән без күптән таныш. Ул күп тапкыр Мәскәүдә миндә кунакта булды. Дуслар кебек шалтыратышып тормасак та, күрешкәндә дусларча җылы аралашабыз. 2013 елдан бирле миңа киңәшләре белән еш булыша. Ул чакта мин ул киңәшләрне аңлап та бетерми идем әле», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Татар көрәшчесе хоккейчы Эмиль Гарипов һәм Альберт Яруллин белән дә яхшы дуслар булуларын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100