«Язмыш кочагына ташланган һәр нәрсә бетә... «Татарстан яшьләре»н саклап та калып була иде. Әлбәттә, һәр газетага хәзер ябылу куркынычы яный, укучылар кими, дибез. Объектив сәбәпләре дә бар. Әмма шул ук вакытта, әгәр һәр газетаның, журналның үз йөзе булса, халыкка якын темалар күтәрелсә, халык белән очрашуларга йөрсәләр – аны саклап калып булыр иде.
«Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә журналистлар да калмады бугай. Укучылардан хатлар гына яздырып газета чыгарып булмый бит, алар укучы өчен кызыклы түгел.
Җитәкчелектән дә күп нәрсә тора. Әмма җитәкчелекне бернинди нигезсез тәнкыйтьләп, сүгеп булмый. Икенче яктан, татар телендәге бердәнбер яшьләр газетасына игътибар булырга тиеш иде. Җитәкчелек тарафыннан игътибар юнәлтү, алданрак очрашып сөйләшүләр булмагандыр. Ул газета, әкренләп-әкренләп, еллар буе бетүгә таба барды, – диде ул, – диде ул.
Зилә Мөбәрәкшина «Интертат» өчен күп кенә танылган журналист һәм язучыларга юл ачкан «Татарстан яшьләре» журналистлары белән аралашты.