news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнеханов: Журналист – безнең аерым мөнәсәбәт булган үзгә бер һөнәр

Рифкать Миңнеханов: Журналист – безнең аерым мөнәсәбәт булган үзгә бер һөнәр
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә республикада фәнни-технологик үсеш чараларын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсында җиңүчеләре арасында «Татар-информ», «Интертат» һәм «Миллиард.Татар» журналистлары да булды. Җиңүчеләрне иң башта Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов сәламләде.

«Журналист – безнең аерым мөнәсәбәт булган үзгә бер һөнәр. Сез кайсы темага алынсагыз да, беренче чиратта халыкны төгәл мәгълүмат белән тәэмин итәсез. Журналистлар башка һөнәрләрдә, мәсәлән автоинспекторлар да булып караган чаклары булды. Ләкин, инспектор яки башка берәр һөнәр иясе журналист булалмый. Галимнәр белән дә тыгыз элемтәдә хезмәт куясыз, фән эшлеклеләренең популярлыгын арттырасыз. Фән өчен сезнең каләм көчегез бәяләп бетергесез дәрәҗәдә. Бу конкурс та бер традициягә әйләнеп китте һәм матур күренешкә әверелде», – дип белдерде ул.

Җитәкче шулай ук киләсе елда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан булачак номинация турында да искәртте һәм журналистика әһелләрен актив булырга өндәде.

Алга таба сүзне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов алды. «Барлыгы 60ка якын эш кабул ителгән иде, 32 җиңүче сайлап алынды. Журналистларыбыз фәнне төрле яктан популярлаштырырга ярдәм итә. Мин медиатармак вәкиле буларак, бу хезмәтне югары бәялим һәм шушы тема буенча эшләүче журналистларга рәхмәтләремне белдерәсем килә. Катлаулы фәнни мәсьәләләрне дә гади итеп халыкка җиткерә белү дә кирәк. Ә сез моны ничек эшләргә икәнен тулысынча беләсез. Бу эш һөнәри осталык, тәҗрибә дә таләп итә», – диде ул.

Шулай ук ул үз чыгышында Фәннәр академиясенә конкурсны оештыру өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм җиңүчеләрне тәбрик итте. «Быел без бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үтәбез һәм минем фикеремчә, нәкъ ул фәнне популярлаштыру белән шөгыльләнгән беренче татар журналисты булган, дип саныйм. Сез бөтенегез дә шушы күренекле шәхес традицияләрен дәвам итүче журналистлар. Барыгызны да ихластан котлыйм. Уңышларыгыз дәвамлы булсын, үзегезне мөһим эшкә багышлаганыгыз өчен рәхмәт», – дип өстәде Миргалимов.

  • Конкурсны ТР Фәннәр Академиясе һәм «Татмедиа» агентлыгы оештырган иде. Быел җиңүчеләр «Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше», «Бөек Ватан сугышында катнашучы галимнәр» һәм «Габдулла Тукай иҗаты» номинацияләрендә билгеләнде.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
news_right_1
news_right_2
news_bot