news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов Фәнни-технологик үсеш елының ике логотибын күрсәтте

Рифкать Миңнеханов Фәнни-технологик үсеш елының ике логотибын күрсәтте
Фото: © «Татар-информ», Арсений Кәримов

Татарстан Хөкүмәте игътибарына республикада игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елының ике логотибы тәкъдим ителәчәк. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов академиянең гомуми җыелышында шул вариантларны күрсәтте.

«2024 ел Татарстанда Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Коллегаларыбыз логотипның ике вариантын әзерләде. Алар безнең җитәкчелек игътибарына тәкъдим ителәчәк», – диде Рифкать Миңнеханов.

Беренче эмблемада сикерергә әзерләнгән канатлы барсны күрергә мөмкин, икенчесендә исә татар бизәге элементы – лалә чәчәге урын алган. Ике эмблема да минималистик стильдә һәм «2024 Год научно-технологического развития – Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы» дигән язуга гармоник рәвештә туры килгән төсләрдә ясалган.

Миңнеханов, академикларга мөрәҗәгать итеп, логотипларның һәркайсына карата үз фикерләре белән уртаклашуларын сорады. Фикерләр икегә бүленде.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында республикада 2024 елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан иткән иде. 14 сентябрьдә ул шул хактагы указны имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100