news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе ел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителә

Киләсе ел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителә
видеодан скриншот

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе 2024 елны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

«Алдагы бурычларны хәл итүдә фән һәм инновацияләрнең әһәмиятен аңлап, Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы, Россия фәненең 300 еллыгы кысаларында, Татарстанда киләсе елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм», - дип белдерде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов республиканың фәнни-технологик үсеш программасын гамәлгә ашыруда төп рольне Татарстанның Фәннәр академиясе башкарганын билгеләп узды. «Хөкүмәттә академиянең бу өлкәдә вәкаләтләрен ныгыту, академиянең ресурслар белән тәэмин ителешен көчәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләнергә тиеш», - диде республика җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100