news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Сәлах авылдашы Әхмәт Рәшит турында: Минем өчен үрнәк шагыйрь иде

Рифат Сәлах авылдашы Әхмәт Рәшит турында: Минем өчен үрнәк шагыйрь иде
Гөлүзә Ибраһимова

Шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рифат Сәлах шагыйрь Әхмәт Рәшитнең үз иҗатына тәэсире турында сөйләде.

«Яңа Чәчкап авылында Әхмәт Рәшитов, шигърият культы яшәде һәм яши. Мәктәп елларында Әхмәт абый белән очрашулар миңа бик тәэсир итте. Минем өчен ул үрнәк шагыйрь иде. Авылдашлары һәрвакыт аның белән горурланды, иҗатына сокланды. «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк», «Язгы гөлем» җырлары авыл гимнына әйләнде», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әхмәт Рәшитов шагыйрьнең тәүге шигырь җыентыгына кереш сүз язган булган.

«2005 елда, беренче китабымны чыгарганда, кереш сүзне Әхмәт Рәшит язды. Ул минем өчен остаз да, хәер-фатыйха бирүче кеше дә булды. Аңа карап, шагыйрь хөрмәтле кеше була дигәнне аңладым», – диде шагыйрь.

23 март көнне Әхмәт Рәшиткә 87 яшь тулган булыр иде. Кичә авыл мәктәбендә аны искә алдылар. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100