Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рифат Фәттахов: Республика кабат милли мәдәниятләр, дөнья мәдәниятләре үзәгенә әверелде

Казан Ратушасында 3нче «Россия-Көнчыгыш» Халыкара милли мәдәниятләр фестивале – «Казанда Шәрык базары» ачылу тантанасында фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов Татарстан Республикасы кабат милли мәдәниятләр, дөнья мәдәниятләре үзәгенә әверелүен билгеләде.
«Чыннан да бүген безнең республика кабат милли мәдәниятләр, дөнья мәдәниятләре үзәгенә әверелде. Бүген без кабаттан гасырлар буена килгән бөек милли миссиябезне башлыйбыз. Элек тә шулай булган. Чөнки, гомер бакый Татарстан һәм Казаныбыз – Россияне, Европаны шәрык дөньясы белән тоташтырып торучы күпер булган. Безнең фестивальнең максаты да нәкъ шундый! Бу чарага әзерләнә башланганда ук аның масштабы, географиясе киңәюен күрдек», – диде Рифат Фәттахов.
Рифат Фәттахов Россиянең дөньякүләм дәрәҗәдә – мәдәни держава булып калуын ассызыклады. «Безгә төрки һәм шәрык илләре халыклары гына түгел, ә Америка, Африка, Франция һәм Италия вәкилләре дә катнаша. Әлеге күренеш мәдәният ябык була алмый икәнен, ә һәркемгә ачык булуын күрсәтә. Фестиваль янә бер мәртәбә Россиянең – дөньякүләм мәдәни держава икәнен исбатлый», – дип искәртте ул.
Фестивальнең генераль продюсеры сүзләренчә, Үзбәкстанның Каракалпакстан Республикасыннан 65 кешелек рәсми иҗади делегация кабул иткәннәр. «Казанда Шәрык базары» фестивале кысаларында Каракалпакстан мәдәнияте көннәре үткәрелә. Ачылу тантанасында билгеләп үтүләренчә, Каракалпакстан мәдәнияте көннәре Татарстанда соңгы тапкыр 1981 елда үткән булган.
Фестивальне ачу тантанасында РФ мәдәният министры Ольга Любимова, Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сәламләү хатлары яңгырады. Тантанада шәрәфле кунаклар буларак Венгрия, Иран, Кытай һ.б. илләрнең консуллары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз