Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: «Казанда Шәрык базары» — кешеләрне берләштерергә ярдәм итә
Бүген Казан Ратушасында 3нче «Россия-Көнчыгыш» Халыкара дәрәҗәдәге милли мәдәниятләр фестиваленең «Казандагы Шәрык базары»ның ачылу тантанасы үтте. Тамашачыларны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде һәм Үзбәкстанның Каракалпакстан Республикасы күргәзмәсе белән танышты.
«Сезне республика җитәкчелеге, хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм гомумән, Татарстан халкы исеменнән сәламлим һәм рәхмәт белдерәм. Бу фестиваль — бик матур форматта үтә. «Казанда Шәрык базары» — кешеләрне берләштерергә ярдәм итә. Татарстанда милләтара татулыкның, үзара хезмәттәшлекнең яхшы инструменты әлеге проект аша табылды. Без башка еллардагы кебек бик күп килешүләргә кул куячакбыз, безне бай программа көтә», — диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, халыкара дәрәҗәдәге чараларны үткәрү өчен республикада барлык шартлар булдырылган.
«Без Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Президентыбыз Владимир Путинга һәм РФ Мәдәният, Мәгариф министрлыкларына рәхмәтле, безнең төбәктә зур масштаблы халыкара дәрәҗәдәге чаралар үткәрү өчен мөмкинлекләр бар. Безнең республикада 4 миллионнан артык кеше яши, 150 артык милләт вәкилләре. Алар дус-тату яши. Бу чара да моның бер дәлиле», — диде ул.
Фестивальне ачылу тантанасы «Шәрык базары» өчен 2021 елда махсус рәвештә язылган гимн белән башланып китте. Аны композитор Миләүшә Хәйруллина Гөлүсә Батталова сүзләренә язган. Гимн Татарстанның камера хоры башкаруында яңгырады.
Быел фестивальдә 30 чит ил һәм Россиянең 20 төбәге катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз