news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов татар продюсерлыгы системасы турында китап яза

Китапның шартлы исеме - “Татар продюсеры язмалары”.

Рифат Фәттахов татар продюсерлыгы системасы турында китап яза
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар продюсеры Рифат Фәттахов продюсерлык системасы турында китап яза башлаган. Бу хакта бүген Ваһапов фестиваленең 15нче сезоны башланыр алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов хәбәр итте. “Бу - шактый кызыклы тема. Татар продюсерлыгы - бәхәсле дә тема. Күп сораулар бар һәм күпмедер тәҗрибә дә бар. Шушы ун еллык тәҗрибәне бер формага салу теләге бар”, - диде ул.

Китапның шартлы исеме - “Татар продюсеры язмалары”.

Рифат Фәттахов бу китабында зур проектлар өчен дәүләттән акча алу юллары турында язмаячак. “Дәүләттән акча алу өчен хат язасың инде. Әмма ул акчаны сорау өчен башта бит эшеңне күрсәтергә кирәк. Безнең Ваһапов фестивале өчен акча бирелә икән – бу безнең унбиш еллык хезмәтебез нәтиҗәсе. Без үзебезнең ышанычлы репутациябезне булдырдык. Теләсә кайсы кабинетка керсәк тә, Ваһапов фестиваленең ни икәнен аңлатып торасы юк. Бу фестиваль кирәкме-юкмы дигән сорау куелмый. Мәдәният министрлыгы да, Дәүләт Советы да, Президент аппараты да андый сорауны бирми. Безгә бары тик чыгымнарыбызны гына нигезләргә кирәк”, - дип аңлатып үтте булачак китапның авторы “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап итеп.

  • Рифат Фәттахов – татар продюсеры, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, ТР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Ваһапов фестивале һәм конкурсы проектлары авторы. Рифат Фәттаховның беренче югары белеме - журналистика. Төрле елларда "Мәгърифәт" газетасының, "Татарстан", "Идел" журналларының баш мөхәррире иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100