ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Быел Ваһапов конкурсы үткәрелмәячәк

27 сентябрь 2018, 17:15 , Фото: Салават Камалетдинов

Быел Ваһапов конкурсы үткәрелмәячәк Быел Ваһапов фонды талантлы яшь башкаручыларны барлау өчен кастинг уздыра.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Ваһапов фестивале шул исемдәге яшь башкаручылар конкурсын үткәрмәячәк. Бу хакта бүген Ваһапов фестиваленең 15нче сезоны башланыр алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов хәбәр итте. Чөнки оештыручылар конкурсны ел саен үткәрү ихтыяҗын күрмиләр.

Әмма быел фонд талантлы яшь башкаручыларны барлау өчен кастинг уздыра. "Безгә көн саен булмаса да, атна саен яшь башкаручылар шалтырыта. Алар бездә тыңланырга, безнең белән эшләп карарга телиләр", - ди Рифат Фәттахов. Кастинг узган яшь җырчылар белән контракт төзелергә мөмкин. Бу инде аларның Ваһапов конкурсы аша табылган Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллиналар белән бергә бер сәхнәдә чыгыш ясый башлаулары дигән сүз.

Рифат Фәттахов быел Ваһапов фонды җырчыларының яңа программасы төзелүен һәм аларның зур гастрольләргә җыенуларын әйтте.

  • Яңа концерт сезонын Ваһапов фестивале Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына һәм Ваһапов фестивале оештырылуга 15 еллыкка багышлый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10