news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Җамал: “Әхсән хатлары” китабын укып, яшьләр хатлар яза башлар дип өметләнәм

“Татар әдәбиятында хатлар, көндәлекләр дигән иҗат төре бетте”, - диде шагыйрь.

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал яшьләр, “Әхсән хатлары” китабын укып, хатлар һәм көндәлекләр яза башлар дип өметләнүен әйтте.

“Татар әдәбиятында хатлар, көндәлекләр дигән иҗат төре бетте. Шуңа күрә бу китапны филология, журналистика юнәлешләрендә өйрәнсеннәр иде. Шәхесләрнең көндәлекләре үз вакытында әдәби әсәр булырлык иҗат ителгән. Хатлар, көндәлекләр яза башларлар дигән өметем бар”, - диде ул “Татар-информ”да китапны тәкъдим итү кичәсендә.

Рифат Җамал әйтүенчә, Равил Фәйзуллин һәр иҗат кешесенә үрнәк. “Мин аңа бик сокланып карыйм. Кызганыч, Сез бетеп бара торган иҗат төренең, бәлки, соңгы экземплярын чыгаргансыздыр. Равил абый үзе дә гаепле, ул “смс” шигырьләрне яза башлады, аңа ияреп мин дә яздым. Бүгенге заманда озаклап поэмаларны укып утырырга вакыт юк шул”, - диде ул.

  • «Әхсән хатлары» – Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан торган китап. Эпистоляр жанрда иҗат ителгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100