news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татмедиа”да Равил Фәйзуллинга багышланган “Әхсән хатлары” китабы тәкъдим ителде

“Бу китапны чыгарып, Әхсән абый алдында бурычымны үтәдем дип саныйм”, - диде халык шагыйре.

“Татмедиа”да Равил Фәйзуллинга багышланган “Әхсән хатлары” китабы тәкъдим ителде
Рамил Гали

“Татмедиа” бинасында Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан торган “Әхсән хатлары” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Мең данә белән басылып чыккан китапның автор-төзүчесе – Равил Фәйзуллин. “Бу китапны чыгарып, Әхсән абый алдында бурычымны үтәдем дип саныйм. Ул нечкә күңелле, сабый җанлы кеше, милләтнең киләчәге турында уйланды. Әхсән абый миңа 1970 елларның урталарыннан башлап 36 хат язды”, - диде ул “Татар-информ”да матбугат очрашуында.

 

Фото: © Рамил Гали

“Ул чын иҗат кешесе, фанатик рәвештә эшләп йөргән, остаханәсендә көне-төне шүрәлеләре, урман һәм абзар ияләрен ясаган, алар белән сөйләшкән, җырлап та куя торган булган. Аның күңеле шулкадәр бай, кемгәдер түгеләсе килгән, күрәсең. Ходай рәхмәте, ул хатларын миңа багышлап язган. Хатларын Түбән Камадан миңа үзе китереп китә иде, почтага ышанмады. Мин аңа бер генә җавап хаты да яза алмадым”, - ди ул.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин китапның күп өлеше республиканың китапханәләренә таратылачагын әйтте. “Китапларны нәшрият кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Равил абый рәссамны фәлсәфәче, милли җан иясе, тирә-юньдәге вакыйгаларга битараф булмаучы кеше итеп таныта”, - диде ул.

Китапны чыгаруда катнашкан Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров фикеренчә, китапның уникальлеге – ике зур талантның, аларның рухи дөньясы, “ике планетаның” бергә очрашуында. “Равил абый безнең әдәбиятка сенсация ясап, новаторлык алып килгән кеше. Әхсән абый – татар сынлы сәнгатендә агач материалларына җан бирүче даһи. Икесе дә бәһаләп бетергесез шәхесләр”, - дип әйтте ул.

“Әхсән Фәтхетдинов китабында телебезгә карата глобаль мәсьәләләр – шәһәр элитасы, авылдан күчеп килгән милләттәшләребез мәсьәләсен күтәрә, сәнгать әһелләре турында фикерен белдерә, буын алмашы турында тәкъдимнәрен әйтә. Хатларның үзләренә күрә язмышы бар. Әйтик, бер хат югалган. Китап белән мәктәп укучылары, төрле уку йортта белем алучы студентлар танышсын иде”, - дигән теләген әйтте Зиннур Мансуров.

Татарстанның Рәссамнар берлеге рәисе Мөдәррис Минһаҗев Түбән Камада Әхсән Фәтхетдинов белән бергә 20 ел иҗат итүе турында сөйләде. “Аның күңел байлыгын, халыкның язмышы өчен йөрәге белән борчылуын тойдым. Ул рухи байлык югала дигән вакытта яшь рәссамнарга татарның кем икәнлеген иңдерергә тырышты. Аны күп кеше аңламады, рус телле рәссамнар читләште. Милләтнең аксаганын күреп, йөрәге әрнеде”, - ди ул.

 

Фото: © Рамил Гали 

Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе Ринат Закиров сүзләренчә, Әхсән Фәтхетдиновның эшләре күп илдә югары бәясен алган. “Әхсән абыйны фәлсәфәче дип әйтми мөмкин түгел. Тормышны, дөньяны, халкыбызның тарихын – барысын бергә күзаллавы фәлсәфи дәрәҗәдә бәяләнә”, - ди ул. Кичәдә шулай ук Рифкат Якупов, Балык Бистәсе һәм Чирмешән якташлыгы вәкилләре дә чыгыш ясады.

  • Шулай ук “Татмедиа” фойесында Әхсән Фәтхетдиновның эшләреннән торган күргәзмә белән дә танышырга мөмкин. Хатлардан торган “Әхсән хатлары” китабы – эпистоляр жанрда дип тәкъдим ителә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100