news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Герое Дамир Гыйлемхановны «Курган» зиратында җирләделәр

Җеназа намазын Татарстан мөфтиятенең мәетләр җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Мингәрәев укыды.

РФ Герое Дамир Гыйлемхановны «Курган» зиратында җирләделәр
Гөлнар Гарифуллина

Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган, РФ Герое исеме бирелгән ефрейтор Дамир Гыйлемхановны Казанның "Курган" зиратында җирләделәр.

Бәхилләшү чарасында Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

Җеназа намазын Татарстан мөфтиятенең мәетләр җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Мингәрәев укыды.

«Рамазан аенда җомгага кадәр җирләп куйдык», – дип ул якыннарының кабергә туфрак салуларын сорады.

Аңарчы Казан танк училищесында Дамир Гыйлемханов  белән бәхилләшү чарасы узды. Матәм чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot