Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Җаббаров милли каһарман Туган Батыр турында спектакль әзерли

Танылган режиссер Айдар Җаббаров милли каһарман Туган Батыр турында спектакль әзерли. Бу хакта Зөлфәт Хәким авторлыгында Туган Батыр турында китапның өченче өлешен тәкъдим итү чарасында хәбәр иттеләр. Проект «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы, эшмәкәр Радик Абдрахмановның зур командасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Эшмәкәр әйтүенчә, «Туган Батыр» турында спектакльләр инде куела, киләчәктә аны зур форматта чыгарырга планлаштыралар.
«Әлегә спектакль өстендә зур эш бара. Без берничә тапкыр режиссер Айдар Җаббаров белән очраштык, киңәшләштек. «Туган Батыр» мюзиклын театрда куячакбыз, бүген без төрле мәктәпләрдә кыска спектакльләр күрсәтеп торабыз, киләчәктә масштаблар зураер дип ышанабыз», – диде Радик Абдрахманов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Режиссер Айдар Җаббаров спектакль өчен инде команда тупланганын искәртте.
«Бу проект өчен без августта Камал театрында кастинг оештырдык, яңа кешеләр җыйдык, тугыз кеше алдык, әле Фәрид абый Бикчәнтәевның яңа курсы чыгачак. Мин хәзер ике яңа проект әзерлим – бөек җырчы Әлфия Авзалова турында «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакле һәм зур проект – «Туган Батыр», ул икенче елга чыгачак. Кешеләр җитә, театрның труппасы тулы. Төп рольләрне Камал театры артистлары башкарачак», – диде «Татар-информ»га Айдар Җаббаров.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз