news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфәт Хәким авторлыгында Туган Батыр турында китапның өченче өлешен тәкъдим иттеләр

Зөлфәт Хәким авторлыгында Туган Батыр турында китапның өченче өлешен тәкъдим иттеләр
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

26 сентябрь көнне Татарстанның Милли китапханәсендә Зөлфәт Хәким иҗат иткән «Туган Батыр» китабының өченче өлешен тәкъдим иттеләр, ул – «Туган Батыр һәм Ай чәчәге» дип атала. Проект «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы, эшмәкәр Радик Абдрахмановның зур командасы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Аның беренче өлеше 2022, икенче өлеше 2023 елда дөнья күргән иде.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Өченче китапның үзенчәлекләре турында тамашачыларга китап авторы Зөлфәт Хәким сөйләде.

«Китаптагы вакыйгалар шактый мавыктыргыч килеп чыкты. Минемчә, ул балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә бик кызыклы булачак. Әкият өстендә елдан артык эшләдек. Иллюстрацияләрне заманча, балаларга кызыклы итеп эшләргә тырыштылар. Безнең төп максат – татар милли геройларын бөтен дөньяга таныту. Туган Батырны бөтен дөньяда танысыннар, карасыннар, укысыннар өчен команда зур көч куя», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Проект җитәкчесе Радик Абдрахманов китапны Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә тәкъдим итәчәкләрен әйтте, шулай ук аны берничә телгә тәрҗемә итәргә планлаштыралар.

«Яңа әкияттә Туган Батыр Төркиягә бара, анда үзенә дуслар таба, дошманнарны җиңә. Без командабыз белән ноябрь аенда Истанбул шәһәрендә китапны тәкъдим итү чарасын үткәрәчәкбез. Әлеге әкиятне без төрле телләргә тәрҗемә иттек. Иң беренче тәрҗемә теле – төрек теле иде. Казандагы консуллар безгә тәрҗемә белән ярдәм итә. Әлегә китапны тагын инглиз, гарәп, кытай телендә чыгару планлаштырыла. Ләкин беренчел ул барыбер татар телендә языла, аннары рус теленә тәрҗемә ителә», – диде ул.

Октябрь аенда «Туган Батыр» турында беренче мультипликацион фильм тәкъдим ителәчәк, аны Мәскәү белгечләре әзерли.

«Әлеге мультфильм бик озак тормышка ашырылды. Ул техник яктан югары дәрәҗәдә, чит ил мультфильмнары эталоны нигезендә эшләнгән. Проект халыкара форматта булачак – әкият нигезендә татар традицияләрен бөтен дөньяга тәкъдим итәчәкбез. Безнең каһарман төрле илләр буенча сәяхәт кылачак, әлеге бүлектә ул Төркиягә сәяхәт итә. Проектны күбрәк телләрдә булдырырга тырышабыз», – дип искәртте Радик Абдрахманов.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Туган Батыр» проектының билгесе дә булдырылган, ул – 8 почмаклы йолдыз (ислам динендәге «Руб әл Хизб» символы). Ул һәр мөселман ия булырга тиешле 8 сыйфатны аңлата.

«Билгене Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим итте. Әлеге билгене борынгы татар каһарманнарында тапканнар, аны тарихи документларда да күрергә була. Безнең әкиятнең каһарманы да әлеге сыйфатларга ия. Тарихыбыз, традицияләребез турында күбрәк белсеннәр өчен эшлибез. Әлеге вакытта «Туган Батыр»ның сайты, мобиль кушымтасы бар. Хәзер мобиль телефонга урнаштырып була торган уен булдыру өстендә эшлибез», – дип сөйләде Радик Абдрахманов.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100