news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Резедә Зәйниева: «Татар кызы»нда дөрес максат куйган кызны җиңүче дип сайлыйбыз

Резедә Зәйниева: «Татар кызы»нда дөрес максат куйган кызны җиңүче дип сайлыйбыз
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татар кызы» бәйгесендә катнашучылар үз алларына бары тик җиңү яки машина алуны гына максат итеп куярга тиеш түгел. Иң мөһиме – тормышта дөрес юл табу һәм глобаль максатлар билгеләү. Шагыйрә, драматург, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Халыкара «Татар кызы» конкурсының сценарий авторы Резедә Зәйниева шул хакта әйтте.

«Җиңүчеләр арасында таң калырлык, үз максатларын дөрес куйган кызлар бар, алар һәрвакыт үзләрен күрсәтә ала. Әгәр дә «мин һичшиксез бәйгедә җиңәргә һәм машина алырга тиеш» дигән максат куя икән, ул дөрес булмый. Гомумән, тормышта һәр кеше үз максатын дөрес куя белергә тиеш. Мин монда җиңәм, мин моны алам, дип түгел. Глобаль рәвештә син үз алдыңа нинди максат куясың? Шул турыда уйлансалар, кызларга үзләрен күрсәтергә дә, алга таба юлларын табарга да бик зур ярдәм булыр иде», - диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Резедә Зәйниева шулай ук җиңүчене билгеләү процессының концерт программасы белән генә чикләнмәвен, кызларның күп сынаулар үтүен аңлатты.

«Безнең кызларны бәяләгән вакытта концерт программасын гына карап, алар барысы да бертөрле бии, бертөрле сөйли, язып бирелгән сүзне сөйли, бер кичтә аларны сайлап алып буламыни, дип уйлыйлардыр бәлки. Юк, алар бер кичтә генә сайланып алынмый. Алар зур юл үтә. Һәрберсе көне-төне, ун көн дәвамында, төрле этапларда – бөтен яклап бәяләнә», – диде ул.

Аның сүзләренчә, жюри бәяләмәсе гомуми нәтиҗәләргә таяна, ә гала-концерт – тамашачы өчен әзерләнгән шоу.

«Гомуми бәяләрдән чыгып, безнең кызларга билгеләр куела һәм җиңүчебез шулай сайланып алына. Концерт, әлбәттә, шоу. Бүгенге көннең таләпләре шундый дип әйтсәк тә була, ләкин анда да кызлар концертка әзерлек барышында үзләрен күрсәтә. Талантлы кыз – бөтен яктан да талантлы, сәхнәдә дә алар барыбер азмы-күпме бер-берсеннән аерыла, без аларны шул вакытта да күпмедер бәяли алабыз», – диде Резедә Зәйниева.

news_right_1
news_right_2
news_bot