news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикакүләм ифтарда тиешле күләмнән артыграк ризыкны алып китүчеләрне кисәттеләр

Республикакүләм ифтарда тиешле күләмнән артыграк ризыкны алып китүчеләрне кисәттеләр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

29 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә залында XII Республикакүләм ифтар узачак. Татарстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов үзләренә тиешле күләмнән артыграк ризыкны алып китүчеләрдән этикет кагыйдәләрен үтәүне сорады.

«Идел» журналисты Рәфидә Галимҗанова «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Республикакүләм ифтарда волонтер булып катнашуын искәртеп узды һәм үзләренә тиешле күләмнән артыграк ризыкны алып китүчеләр барлыгын әйтте.

«Бу проблеманы хәл итәргә тырышабыз. Мөхтәсибләр аша, мөфтияттән: «Мәчетләрдә имам-хатыйблар шуның өстендә эшләсеннәр, абыстайлар бу сүзне җиткерсеннәр иде», - дип әйтәбез. Шуның өчен зур чаралар булганда өстәл янында җыелганда үз-үзеңне тотышыңны, тәрбия мәсьәләсен абыстайлар аша җиткермәкче булабыз. Шунлыктан, чакыру билетларын мәчетләр аркылы таратабыз да. Алар үз мәхәлләләре белән килсә, мондый күренешләр сирәк булыр, дип өметләнәбез», - дип җавап бирде Ирек Арсланов.

«Болгар радиосы» журналисты Люция Шәрәфиева узган ел шушы күренешне видеоларга төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыручылар барлыгын әйтте. «Бер яктан, кешеләр ризыкларны тутырып алып чыгалар дип, гаепләп әйттеләр. Икенче яктан, ул безнең – мөселманнарның ифтарны ямьсезләү күренеше кебек кабул ителә. Социаль челтәрләргә видео язмалар куйганда саграк булырга, үзебезгә гаеп ташламаска иде», - дип тәкъдим итте ул.

«Туган авылым» милли-туристик комплексны хуҗасы Радик Абдрахманов әйтүенчә, һәр кешегә ланч боксны үзе белән алып китү мөмкинлеге бар. «Моннан тыш, без әле пакет та таратабыз. Туклану культурасын онытмасыннар иде. Өстәлдә булган ризыкларны ашый башлаганчыга яки ашап бетергәнчегә кадәр алып китмәсеннәр иде. Ифтардан соң өстәлдә калган ризыкны үзең белән алып китәргә рөхсәт ителә. Ифтарга килүчеләр үзләрен этикет таләпләренә туры китереп тотса иде», - диде ул.

  • Республикакүләм ифтарда катнашучылар, 18:17 сәгатьтә, ахшам намазы вакыты керү белән, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән намаз укыячак һәм ифтар залына узачак.
  • Республикакүләм ифтар 2013 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән оештырыла. 2021 елдан бирле ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100