Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Радик Абдрахманов XII Республикакүләм ифтар менюсы белән таныштырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

29 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә залында XII Республикакүләм ифтар узачак. «Туган авылым» милли-туристик комплексны хуҗасы Радик Абдрахманов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат очрашуында ифтарда тәкъдим ителәчәк азык-төлек турында сөйләде.
«Елдан-ел без өстәлләрне, ризыкларны яхшыртырга тырышабыз. Быел да эко савыт сабаларын кулланачакбыз. Менюга пылау, яшелчә, кипкән җиләк-җимешләр, камыр ризыклары (өчпочмак, бөккән), тәм-томнар, су, төрле җиләк-җимешләр кертелгән. Якынча өч мең тонна ит, бер тонна дөге, бер тоннадан артык кипкән җиләк-җимешләр, ике тоннадан артык яшелчә, ике мең литр тирәсе сок тотылачак. Ифтар ризыклары уңайлы контейнерларга салынган: теләгән кеше, авыз ачу тәмамлангач, күчтәнәчләрне өйдәгеләренә алып китә алачак. Өстәлләрне матур итеп бизәргә тырышачакбыз», - диде ул.
Аның әйтүенчә, ифтарны үткәрергә хәйриячеләр, партнерлар, дуслар ярдәм итә. «Без аларның исемнәрен әйтмибез, чөнки алар бик күп һәм барысын да әйтсәк, савабы булмас», - дип билгеләп үтте ул.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге фойесында шәригать таләпләренә туры килгән азык-төлек һәм мөселман товарлары (намазлыклар, бизәнү әйберләре, сувенирлар, кулдан ясалган эшләнмәләр) сатылачак, нәзарәт бүлекчәләре эшчәнлеген чагылдырган экспозицияләр эшләячәк. Барлык программа Гаилә елына нигезләнә», - диде Радик Абдрахманов.
- Республикакүләм ифтарда катнашучылар, 18:17 сәгатьтә, ахшам намазы вакыты керү белән, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән намаз укыячак һәм ифтар залына узачак.
- Республикакүләм ифтар 2013 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән оештырыла. 2021 елдан бирле ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз