news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 20 млрд. сум акча кирәк булачак

“hәр хуҗалыкта бер культураның берничә сорты булырга тиеш. Шулай булса гына уңышлы буласың”, - дип белдерде Марат Әхмәтов республика киңәшмәсендә.

(Казань, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Республикада язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 20 млрд. сум акча кирәк булачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Югары уңыш җыеп алу өчен hәр гектарга кимендә 9 мең сум акча планлаштырырга кирәк. Бу сумма түбәндәгеләрдән килеп чыга: минераль ашламалар – 2600 сум/га, ягулык-майлау материаллары – 1000 сум/га, үсемлекләрне hәм микроашламаларны саклау чаралары – 4000 сум/га, запас частьләр – 1000 сум/га hәм хезмәт хакы.

Авыл хуҗалыгы министры сүзләре буенча, аграрийлар алдында игенчелек тармагында 10 процент үсеш тәэмин итү бурычы куела. Хәзерге вакытта районнарда техниканы ремонтлау төгәлләнә, минераль ашламалар кайтартыла, параллель рәвештә хуҗалыкларда эш планнарын карау бара.

Марат Әхмәтов, шулай ук сыйфатлы чәчү материалы hәм дөрес сортлар сайлауның мөhимлелегенә басым ясады. “hәр хуҗалыкта бер культураның берничә сорты булырга тиеш. Шулай булса гына теләсә кайсы елны уңыш белән буласың”, - дип ассызыклады ул.

Республиканың авыл хуҗалыгы җитәкчесе үзенең чыгышын бүгенге көндә сыйфатлы чәчү орлыклары җитәрлек, гомумән алганда 9 мең тоннага якын салынган дип, тәмамлады.
 

видео: tatarstan.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100