Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада ял көне турлары популярлашкан
«Татарстан шифаханәләре» республика шифаханә-курорт учреждениеләре ассоциациясе идарәсе рәисе Евгений Терентьев туризм һәм ял темасына кагылышлы мәгълүмат белән таныштырды. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Агымдагы елның ун ае нәтиҗәләре нигезендә, Татарстан шифаханә-курорт комплексының финанс күрсәткечләре 11 процентка арткан һәм 1,5 миллиард сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта юлламаларның уртача бәясе 17 процентка кыймәттләнгән һәм бер кешегә тәүлегенә 4170 сум тәшкил иткән. Юлламаларның уртача озынлыгы 6 процентка – 9,4 көнгә кадәр кыскарган. Бу республикада ял көне турлары популярлашу белән аңлатыла. Шифаханә җитәкчеләренең тиешле инфраструктура булдыру юнәлешендәге актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан халкы өчен ял көннәре турлары тагын да кызыклырак була башлады», – дип белдерде җитәкче.
«Быел төбәк шифаханәләрендә якынча 138 мең кеше ял иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Моннан тыш, бу Россия Федерациясе буенча рейтингта сигезенче урын, дигән сүз. Гомумән ил буенча санатор-курорт учреждениеләрендә ял итүчеләр саны кимү күзәтелә», – диде Терентьев.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, шифаханәләрдә Татарстаннан ял итүчеләр саны арта. «Республика шифаханәләрендә ял итүчеләр саны 15 процентка күбәйде. Кайбер шифаханәләрдә аларның өлеше 90 процентка кадәр тәшкил итте. Бу – безнең системалы эшнең нәтиҗәсе», – диде ул.
- Шифаханә-курорт комплексларын үстерү «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз