news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада туберкулез күрсәткечләре югары булган районнар исемлеге билгеле

Бүген республикада туберкулез белән авыручы 2 меңгә якын кеше учетта тора.

Республикада туберкулез күрсәткечләре югары булган районнар исемлеге билгеле
Султан Исхаков

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республикада туберкулез күрсәткечләре башка районнар белән чагыштырганда югарырак булган ун районны атады. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

Аның сүзләренчә, Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш районнарында туберкулез белән авыру күрсәткечләре республика буенча уртача күрсәткечтән 1,2-2 тапкыр югарырак. Уртача алганда, 100 мең кешегә 30дан алып 64 очракка кадәр тәшкил итә.

Ул бүген республикада туберкулез белән авырган 2 меңгә якын кеше учетта торганын әйтте. “Алар белән элемтәдә булган 12 меңгә якын кеше исәпләнә. Бу көнкүреш, гаилә, профессиональ контактлар. Болар, билгеле, “куркыныч” төркеменә керүче кешеләр, һәм алар даими рәвештә безнең күзәтүдә”, - диде Авдонина.

“2000 елдан башлап республикада авыру күрсәткечләре елына уртача 6-7 процентка кимеп барды. Хәзерге вакытта, 2000 ел белән чагыштырганда, туберкулез күрсәткечләре 2,5 тапкыр кимегән. Ләкин республикада елына 1200ләп кешедә авыру ачыклана. Былтыр 1154 кешедә шушы чир теркәлгән. Бу, 2017 елга караганда, 11,6 процентка кимрәк”, - дип әйтте Любовь Авдонина.

Анвң сүзләренчә, Татарстанда туберкулез күрсәткече Идел буе федераль округы һәм Россия буенча уртача күрсәткечтән 1,4 тапкыр кимрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100