ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда туберкулезга тикшеренмәгән балаларның 27 проценты мәктәпкә һәм бакчага йөри

25 март 2019, 12:50 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда туберкулезга тикшеренмәгән балаларның 27 проценты мәктәпкә һәм бакчага йөри Республикада 3 меңнән артык бала туберкулезга тикшерү узмаган дип исәпләнә.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда туберкулезга тикшерү узмаган балаларның 27 проценты мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына йөри. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Ул Татарстанда 3 меңнән артык бала туберкулезга тикшерү узмаганын әйтте. "Кызганыч, балалар коллективында туберкулез йоктыру куркынычы саклана", - диде Авдонина.

Роспотребнадзор белгече былтыр республикада 23 балада туберкулез авыруы ачыкланганын билгеләп узды. Шулай ук, аның сүзләренчә, хосусый учреждениеләргә йөрүче һәм туберкулезга тикшеренмәгән балалар саны арткан. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10