news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада сыерларның 50 проценты суга туймый – авыл хуҗалыгы

Министр урынбасары сүзләренчә, 40-50 литр сөт бирә торган сыер көненә 180 литрга кадәр су эчә ала.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хәҗипов сүзләренчә, сыерларга туйганчы су эчертергә кирәк.

“Бер литр сөт ясау өчен, сыерга 4 литрдан артыграк су кирәк. Кызганычка, әле фермалар рәтләп су белән тәэмин ителмәгән. 40-50 литр сөт бирүче сыер көненә 180 литрга кадәр су эчә. Ә безнең ферма торакларындагы су савытлары сәгать саен су чыгарып торырга тиеш”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Сыерларның су белән тәэмин ителеше тиешле дәрәҗәдә булмауга иске тораклар сәбәпче.

“Технологик яктан, сыер торакларының 50 проценты совет заманында төзелгән. Совет чорында төзелгән ул тораклар хәзерге шартларга җавап бирми. Менә минем үзәккә тигән әйбер шул: сыерларга тулысынча су эчермәү. Республикада сыерларның 50 процентына әле бүген дә кирәк кадәр су эчертеп булмый. Элек корылган технологик җиһазлар хәзерге сыерларның генетикасына җавап бирми”, – диде Нәҗип Хаҗипов.

Министр урынбасары, сыерларны уңайлы шартлар белән тәэмин итү өчен быел яңа тораклар төзеләсен дә әйтеп узды.

“Быел 400 баш савым сыерына исәпләнгән 100 заманча (савым заллары, карусель, роботлар белән) торак төзергә уйлыйбыз”, – диде Нәҗип Хаҗипов.

Искәртеп үтик, “Татар-информ” алдарак, Татарстанда терлек азыгы буенча проблемалар булмавы һәм сәүдә челтәрләренең сөт продукциясеннән никадәр акча эшләве хакында да язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100