news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнү алдында тора

Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә авыл хуҗалыгы эшләре барышы турында Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Республикада бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнү алдында тора
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанда бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнү алдында, дип белдерде Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республика вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, бөртеклеләрне җыю тәмамланып килә. Барлыгы 250 мең гектарга якын мәйданны җыясы калды, шулардан: 60 мең га орлык кукурузы, өлгерүенә карап җыелачак. «Бүгенгә 3,2 млн. тонна иген суктырылган. Уртача уңыш – 26,0 ц/га», - диде Марат Әхмәтов.

Алдан «Татар-информ» республикада, кукуруздан гайре, бөртеклеләрне җыюны Нурлат районы беренчеләрдән булып тәмамлады, шулай ук эшләрне Зәй, Алексеевск, Спас, Чүпрәле һәм Апас районнары төгәлләде, дип хәбәр иткән иде.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, урып-җыю белән бергә уҗым культураларын чәчү эшләре дә бара. Үткән елның шушы чорына 290 мең га чәчелгән булса, бүгенгә 450 мең га чәчелгән, бу - планның 86%ы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100