Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикада 27 кеше гөмбә белән агуланып, хастаханәгә эләккән
“Сезон дәвамында ярдәм сорап утызлап пациент мөрәҗәгать итә”, - диде Алия Насыйбуллина.
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада 27 кеше агулы гөмбә ашап, хастаханәгә эләккән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.
“Сезон дәвамында безгә уртача 25-30 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Быел 27 пациентка госпитализация таләп ителде. Аларның барысы да, хәлләре яхшыргач, хастаханәдән чыгарылды”, - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина.
Табиб сүзләренчә, хастаханәгә эләгүчеләрнең авыру сәбәбе - эшкәртелмәгән гөмбә ашауда. Ике пациент кына гөмбәне дөрес итеп эшкәртмәү аркасында табиблар кулына эләккән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз