ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда быел гөмбә ашап үлүчеләр булмаган

13 сентябрь 2019, 14:09 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстанда быел гөмбә ашап үлүчеләр булмаган “Соңгы биш елда, агулы гөмбә ашап, өч кешенең гомере өзелде”, - диде Татарстанның баш токсикологы.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Ел башыннан Татарстанда гөмбә белән агуланып, үлем-китеп очраклары теркәлмәгән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте.

“Быел агулы гөмбә ашап үлү очраклары теркәлмәде. Әмма соңгы биш ел эчендә өч үлем-китем очрагы билгеле. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, үлемгә китергән сәбәп - төссез агулы гөмбә (бледная поганка) токсины”, - диде баш токсиколог.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10