Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Республика территориясенә соңгы ике елда яңа төр наркотиклар кертелмәгән
“Барлык наркотиклар арасында синтетик төрләр 54 процентны тәшкил итә”, - диде Кирилл Жданов.
(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан территориясендә соңгы ике елда яңа төр наркотик матдәләр табылмаган, ә табылганнары - Эчке эшләр министрлыгының махсус күзәтүендә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
“Соңгы ике елда республика территориясендә яңа төр наркотиклар табылмады, төгәлрәк әйткәндә, аларның барысы да системага кертелгән. Хокук саклау органнары аларны вакытында ачыклый һәм тиешле чараларын күрә", - диде ТР Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнеше контроле буенча идарәсе башлыгы урынбасары Кирилл Жданов.
Урынбасар сүзләренчә, Татарстанда табылган барлык наркотиклар арасында 54 процентны синтетик наркотиклар алып тора. Икенче урында - марихуана. Республикада героин юк дәрәҗәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз