Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика наркологик диспансерында тәүлек буе "Ышаныч телефоны" эшли
"Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит” акциясе кысаларында 100 гә якын мөрәҗәгать килеп ирешкән.
(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит” акциясе кысаларында Республиканың наркологик диспансерына 100 гә якын мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика наркологик диспансер баш табибы урынбасары Резеда Хаева хәбәр итте.
Ул диспансерда "Ышаныч телефоны" эшләвен, акция кысаларында да аның гамәлдә булуын әйтте. “Дәвалау һәм ярдәм күрсәтү белән бәйле барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итәләр. Акция кысаларында безгә наркотикларга бәйлелектән интегүчеләрнең ата-аналары һәм туганнарыннан 100 гә якын мөрәҗәгать килеп иреште. Баланы ничек дәвалау турында сорашалар, баланың үз-үзен тотышы үзгәрүе турында сораулар бирәләр. Кайвакыт кешеләр югалып кала, кемгә мөрәҗәгать итәсен белмиләр. Без, дәүләт учрежденисе буларак, алкоголь һәм наркотик бәйлеклектән тилмерүчеләрне дәвалау белән шөгыльләнәбез”, - диде Резеда Хаева. Гражданнардан мөрәҗәгатьләр 8 (843) 272-33-13 телефоны буенча тәүлек дәвамында кабул ителә.
Наркотиклар тарату, куллану, притон оештыру белән бәйле барлык фактлар турында, 8 (843) 291-20-02 телефоны буенча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына шалтыратып сөйләргә була.
Акция кысаларында "Кайнар элемтә" телефоны буенча шалтыратып, Татарстанда яшәүче һәркем аноним рәвештә сорау биреп, белгечтән бушлай консультация ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз