news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис: Хәзерге вакытта татар сәнгатендә буыннар алмашы бара

«Хәзер яңа музыкаль сәнгатьтә иң талантлы шәхесләрнең берсе - Эльмир Низамов», - диде Халык шагыйре.

Ренат Харис: Хәзерге вакытта татар сәнгатендә буыннар алмашы бара
Ренат Харис
Рамил Гали фотосы

Татарстанның Халык шагыйре Ренат Харис татар дөньясында мөһим вакыйга - сәнгатьнең барлык өлкәләрендә буыннар алмашы баруын әйтте.

«Хәзерге вакытта татар дөньясында бер мөһим вакыйга бара - сәнгатьнең барлык өлкәләрендә: әдәбиятта да, рәсем, театр, музыка сәнгатендә дә буыннар алмаша. Иң сизелерлек үзгәреш, минемчә, музыкаль сәнгатьтә бара. Искиткеч консерваторияне тәмамлаган искиткеч яшь җырчылар килде. Алар белән бергә искиткеч композиторлар да килде. Алар барысы бербөтен булып тора. Моннан берничә дистә ел элек мондый күренеш әдәбиятта булды. Театр сәнгатендә дә Мәскәүдә укып кайткан бик күп яшь артистлар килде», - диде Ренат Харис композитор Эльмир Низамовның концертында.

Кичә Казанның «Пирамида» концертлар залында Эльмир Низамовның беренче эстрада концерты узды. Моңарчы аның классик музыкадан торган чаралары гына оештырыла иде. Кичә композитор тамашачыга үзе язган эстрада җырларын тәкъдим итте.

«Хәзер яңа музыкаль сәнгатьтә иң талантлы шәхесләрнең берсе - Эльмир Низамов. Ул Резедә Ахиярова һәм башка бик талантлы композиторлар буынының дәвамчысы. Мин композиторларны да, җырчыларны да, Илгиз Зәйниев кебек яшь режиссерларны да үз эченә алган яңа буынга зур уңышлар телим. Аларның алардан гына тормый. Халык үзенең талантлы кешеләрен алкышлардан мәхрүм итмәсә, талантлы шәхесләр үсәчәк тә үсәчәк», - диде Ренат Харис.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100