news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмир Низамов: Хәзер Казан миңа туган йортым кебек якын

Эльмир Низамов: Хәзер Казан миңа туган йортым кебек якын

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов үз концертында Казан шәһәрен хәзер туган йорты кебек якын итә башлавын белдерде. Хәзерге минутларда Казанның "Пирамида" концертлар залында Эльмир Низамовның тәүге эстрада концерты бара. Моңарчы аның классик музыкадан торган чаралары гына оештырыла иде. Бүген композитор тамашачыга үзе язган эстрада җырларын тәкъдим итә. "Татар-информ" агентлыгы концерттан туры трансляция оештырды. Әлеге чара "Мин Казанга кайтам" җыры белән башланып китте.

"Бу минем нәкъ менә үземнең җыр иҗатымны җыйган тәүге концертым. Дусларым, мине хуплавыгызга һәм килүегезгә рәхмәт! Әти-әнием Татарстанныкы булса да, үзем башка төбәктә туып-үстем. Мин хәзер Казанны туган йортым кебек хис итә башладым. Бу хис башта юк иде. Димәк, вакыты җиткән", - диде Эльмир Низамов.

Композитор Казанда үзенең яраткан һәм белгән эше белән шөгыльләнүен әйтте. "Бүген барыбыз да бергә җыелуыбызга мин бик шат. Иҗатымда миңа бик күп кеше ярдәм итә, һәм сез аларның күбесен сәхнәдә күрерсез. Җыр - ул үзенең тыңлаучысы һәм халкы йөрәгенә иң үтемле юлларның берсе", - диде Эльмир Низамов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100