news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис Тукай мәхәббәте турында: Илһам бирүчене үзең белә торып этәрү үлемнән авыррак

Ренат Харис Тукай мәхәббәте турында: Илһам бирүчене үзең белә торып этәрү үлемнән авыррак
Рамил Гали

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай дәүләт премиясе иясе Ренат Харис Габдулла Тукай әдәби музеенда Зәйтүнә Мәүлүдованың 130 еллыгына багышланган «Тукайның илһамчысы» дип аталган әдәби-музыкаль кичәсендә «Шагыйрь мәхәббәте» операсын иҗат итү тарихы турында сөйләде.

«Тукайның чын мәхәббәте бер булган. Ул – Зәйтүнә Мәүлүдова. Төрле мәхәббәт бар. Платоник мәхәббәт – бер-береңне ерактан күрәсең, гашыйк буласың, селәгәеңне агызып йөрисең, аны якын китермисең. Җенси мәхәббәттән балалар туа, гаилә була, үзеңнең тамырың дәвам итә. Резедә Әхиярова белән безнең өчен «Тукай мәхәббәте» бар. Без операбызны шулай атаган идек. Театр белән бергәләп, киңрәк даирәгә күренсен дип, «Шагыйрь мәхәббәте» дип глобальләштердек», - диде шагыйрь кичәдә.

Ренат Харис Тукай мәхәббәтенә үзенчә аңлатма бирде. «Тукай гашыйк була, Тукай гашыйк итә. Зәйтүнә гашыйк була, Зәйтүнә гашыйк итә. Алар бер-берсен күрәләр, сөйләшәләр. Әмма ләкин Тукай мәхәббәтенең асылы шуннан гыйбарәт: Тукай үзенең иртә үләчәген белә. Зәйтүнәне тол хатын итеп, бәхетсез кеше итеп калдырмас өчен, үзенә якынайтмый. Менә бу – Тукай мәхәббәте. Илһам биреп торган затны үзең белә торып этәреп җибәрү үлемнән авыррак. Үлем мондый мәхәббәткә караганда җиңелрәк», - диде ул.

«Без Резедә Әхиярова белән Тукай мәхәббәтен операның төп идеясе итеп алып яздык. Безнең Тукай әнә шундый. Опера 2006 елда дөнья күрде, бүгенге көндә дә репертуарда бар, аны кеше карый. Тамашачы операны караганда күзендәге яшь белән күңелен юып, чистарынып, Тукайга мәхәббәтен арттырып, Зәйтүнәне ихтирам итеп, театрдан чыга», - диде Ренат Харис.

Татарстанның халык артисты, композитор, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Резедә Әхиярова «Шагыйрь мәхәббәте» операсының озак еллар опера театры сәхнәсендә куелуы белән горурлануын әйтте.

«Татар милләте кешеләре генә түгел, башка милләт кешеләре дә операны тыңларга яратып йөри. Төп герой – Тукай. Тукайның яшерен мәхәббәте бар. Операны язган вакытта эзләнүләр юк иде диярлек. Зәйтүнә минем өчен бер сихри шәхес иде. Аның турында мәгълүмат аз иде. Музейда ул хәзер лаеклы урын ала, белемнәребез дә күп. Зәйтүнәне мин бик яшь, матур, чын татар кызы икәнен күз алдына китердем, опера яздым. Зәйтүнә партиясен күп солистлар башкарды. Иң беренчесе – Винера Ганиева иде. Әлфия Галимова, Альбина Шаһиморатова, Гульнора Гатина, Венера Протасова җырлый», - диде ул.

Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова музейда «Шагыйрь мәхәббәте» дигән зал барлыгын искәртте. «Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте әдәбият тарихына ялкынлы, үзенчәлекле мәхәббәт тарихы булып кереп калган. Бары тик берничә генә тапкыр күрешкән яшьләрнең бер-берсенә карата булган җылы хисләре, ихтирамы, хөрмәте күпләрне сокландыра. Әлеге залда без Зәйтүнә белән Тукай мәхәббәте турында сөйлибез, шәхси әйберләрен тәкъдим итәбез», - диде ул.

«Музей фондларында төрле документлар саклана. Шуларның берсе – Зәйтүнә Мәүлүдованың 1935 елда язылган автобиографиясе. Шәхси документлары арасында эш кенәгәләре, көндәлекләре бар. Хәзерге вакытта Тукай музее хезмәткәрләре Зәйтүнә Мәүлүдованың көндәлекләрен укып, мәгълүмат туплый. Тукай шигырьләреннән тупланган блокнотлар һәм бөек шагыйребезгә багышланган истәлекләр бар. Музей фондларында ире Кадыйр, улы Атилла Расих белән бәйле документлар саклана. Гомумән, Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте күпләрне илһамландырган», - диде Гүзәл Төхвәтова.

Кичәдә яшь җырчы Рөстәм Егоров, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары – Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Зөфәр Нуртдинов, Әхмәт Кәримов, Фоат Әбүбәкеров, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары – Алсу Фәйзуллина, Гөлназ Галимуллина һ.б. чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100