news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөфәр Рәмиев: Тукай белән Зәйтүнә арасындагы мөнәсәбәтне яшерен мәхәббәт дип аңларга була

Зөфәр Рәмиев: Тукай белән Зәйтүнә арасындагы мөнәсәбәтне яшерен мәхәббәт дип аңларга була
Рамил Гали

Филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев Габдулла Тукай әдәби музеенда Зәйтүнә Мәүлүдованың 130 еллыгының «Тукайның илһамчысы» дип аталган әдәби-музыкаль кичәсендә Тукай һәм Зәйтүнә арасындагы мөнәсәбәткә фәнни яктан ачыклама кертте.

«Моннан биш ел элек Мәскәүдә яшәп, иҗат итүче Рауль Мир-Хәйдәров Тукайның Зәйтүнәдән башка тагын бер мәхәббәте булган, дип язып чыкты. Мин моңа шик белдердем. Ике ел элек ул тагын шул мәсьәләгә кайтты. Зәйтүнәгә түгел, Әминәгә генә мәхәббәте булган, диде. Әминә дигәнебез Күпербаш авылында яшәгән. Шул авыл старостасы кызына гашыйк булган да, аны кияүгә чыгарга сораган, имеш. Мин әле дә шик белдерәм. Мәхәббәт булган дигән сүзне әйтә алмыйм», - диде галим кичәдә.

Зөфәр Рәмиев Татарстан Фәннәр академиясенең 2016 елда Тукайның энциклопедиясен чыгарганын искәртте. «Миңа анда Зәйтүнә Мәүлүдова турында язарга туры килде. Мәхәббәтнең язмышы төрлечә була. Гаилә кору һ.б. Бу – яшерен мәхәббәт булган. Бу мөнәсәбәтләр турында сөйләгәндә Тукайның яшерен мәхәббәте дип искә алырга кирәк. Тукайның сәламәтлеге дә булмаган, ул ятимлектә үскән. Гаилә кору уенда булмаган. Шуңа күрә фәнни яктан, Тукайның Әминә белән мөнәсәбәте тулысынча уйдырма дип саныйм», - ди ул.

Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, Зәйтүнә Мәүлүдова шагыйрь Габдулла Тукайга мәхәббәт шигырьләрен язарга көч бирә. «Яшәргә, дөньяның ямен табарга көч биргән япь-яшь кыз була ул. Аннан соң Зәйтүнә Мәүлүдова укытучы һөнәрен үзләштерә: мәктәптә балалар укыта, белем бирә. Бүгенге кичәбездә Тукайның илһамчысы, мәхәббәте Зәйтүнә Мәүлүдова хакында сөйләштек. Тукай белән танышуы турында искә төшердек, аларга багышланган әсәрләрдән өзекләр ишеттек», - диде ул.

«Мин үзем «Зәйтүнәче» булсам да, Тукай белән бәйле башка хатын-кызларга булган мәхәббәте турындагы легендаларны да яклыйм. Зәйтүнәне дә башкаларны да яратыйк. Шагыйрь турында күпме легендалар туа... Бу табигый хәл, чөнки бөек шагыйрь, бөек шәхес», - диде Татарстанның халык шагыйре, Тукай дәүләт премиясе иясе Рәдиф Гаташ.

Аның сүзләренчә, Габдулла Тукай вафат булгач, Зәйтүнә Мәүлүдова 1914 елда Троицкийда Зәйнулла ишанның улына кияүгә чыга.

«Шуннан соң төрле журналларда Зәйтүнәне гаепләп: «Шагыйрьне санламады, солидный кавалер тапты», - дип язып чыгалар. Бу хакта Зәйтүнә елап, сыкранып, борчылып, Гаяз Исхакыйга хат яза. «Мин шундый кешемени? Сез мине бик яхшы беләсез», - ди. Шуңа күрә Гаяз Исхакый мәкаләләрендә: «Аңа берникадәр шигырь язарга илһам биргән, аны сөендергән, авыр тормышын йоткан, нур булган Зәйтүнәне һәртөрле сүзләрдән якларга тиешбез», - дип яза. Шуннан соң гына Зәйтүнәгә һөҗүм итүдән туктыйлар. Әле бу бәхәсләр хәзер дә тынмый», - диде Рәдиф Гаташ һәм үзенең «Чистай кызы» шигырен укыды.

Әдәбият галиме, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, Зәйтүнә Мәүлүдованы шигърияттә Тукайның бердәнбер мәхәббәте булган дип әйтү дөрес түгел.

«Берсен күтәреп, икенчесен төшерү дөрес түгел. Шагыйрьнең күңелендә әллә ничә мәхәббәт булырга мөмкин. Ситуациягә карап ул, аны аңлату да кыен. Борынгы әдәбиятыбызда мәхәббәт хисе матур итеп, аның әхлакый ягы күрсәтелгән. Тукай да шундый традицияләрдә тәрбияләнгән. Күңелендә илһам, мәхәббәт хисләре кузгалган. Шундый хисләре булганга күрә Тукай мәхәббәт шигырьләрен язган», - диде галим.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100