news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис: Нәҗип Җиһанов артык талантлы булганлыктан, аңа гомере буе яла яктылар

Ренат Харис: Нәҗип Җиһанов артык талантлы булганлыктан, аңа гомере буе яла яктылар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанның халык шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре, Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге премиясе лауреаты Ренат Харис Татарстан Милли музеенда композитор Нәҗип Җиһанов белән бәйле хатирәләрен сөйләде.

«Нәҗип абыйның арабыздан киткәненә 36 ел булды. Ә ул һаман да иҗат итә, эшли, яши, мәдәнияткә, ватанына хезмәт итә кебек. Минем аның белән бик күп тапкыр очрашканым булды. Күрешкәч без бәхәсләшә, аның яңа әсәрләрен тыңлый идек. Бергә төрле шәһәрләргә барып кайтырга туры килде. Ул артык талантлы һәм бөек булганлыктан, аңа гомере буе яла яктылар. Чөнки артыгы белән талантлы, бөек булганнарны бөтенесе дә яратып бетерми. Нәҗип абыйга да шундый караш булды», - диде ул чыгышында.

Ренат Харис әйтүенчә, Нәҗип Җиһановка Фәрид Яруллинны Бөек Ватан сугышына җибәргәне, Салих Сәйдәшевны коткарып кала алмаганы өчен, тәнкыйди язмалар чыккан булган.

«Бу сүзләрне Нәҗип Җиһановны белмәгән кешеләр әйткән. Шуны әйтә алам: Нәҗип Җиһанов таләп итүенчә, Салих Сәйдәшевның 50 яшьлек юбилей кичәсен билгеләп үткәннәр. Фәрид Яруллинга килгәндә, ул беренче адымнарын ясый башлаган композитор булган. Фәрид Яруллиннан да бөегрәк шәхесләрне сугышка алганнар. Күпме язучылар сугыш кырында ятып калган! Аны да алганнар. Бик күп кешеләрне җибәрмәс иделәр, шул исәптән, Муса Җәлилне дә. Ул Язучылар берлеге рәисе булган», - диде шагыйрь.

Татарстанның халык шагыйре Нәҗип Җиһанов белән күрешкән вакытын искә алды. «Мин аның кабинетына килә идем. Анда аның ап-ак рояле торыр иде. Бәллүр вазасында йөзем, Әстерхан чикләвеге торыр иде. Без бик күп темага әңгәмә кордык. Бервакыт мин Нәҗип Җиһановның Сталин турындагы җырына яңа сүзләр язарга тәкъдим иттем. Ул уйлады да: «Юк, бу җыр шушы текст белән туды һәм шушы ук текст белән үләчәк», - диде. Җырның көе бик матур иде, аны инде күптәннән җырламыйлар. Шундый принципиаль кеше иде ул», - диде Ренат Харис.

«Мин мәдәният министрлыгында эшләгән вакытта Нәҗип Гаязович безгә килеп йөрде. Без аның белән зур планнар корган идек. Әмма эшкә тотынырга өлгермичә калдык. 1988 елда Башкортстанда Татарстан көннәре оештырылды. Халык залны тутырып килгән иде. Уфада «Җәлил» операсының концерт куелышы шулкадәр уңышлы үтте! Тик Нәҗип Гаязовичның йөрәге чыдамады, тибүеннән туктады. Нәҗип Җиһанов бөек булды һәм бүген дә дөньяның музыка культурасында бөек шәхес булып кала бирә», - дип тәмамлады сүзен.

  • Кичә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә композиторның иҗат тирәлегендәге кешеләр - композиторлар, әдәбиятчылар, артистлар, сәясәтчеләр белән бәйле музей предметлары урын алган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100