news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеенда Нәҗип Җиһановның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды

Татарстан Милли музеенда Нәҗип Җиһановның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Республикасы Милли музеенда «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә композиторның иҗат тирәлегендәге кешеләр - композиторлар, әдәбиятчылар, артистлар, сәясәтчеләр белән бәйле музей предметлары урын алган. Моннан тыш, күргәзмәдә фотосурәтләр, композиторның автографлы китабы, фотолар, ноталы җыентыклар тәкъдим ителә, сынлы сәнгать әсәрләре дә бар.

Күргәзмәнең инициаторы – композиторның оныгы, Нәҗип Җиһанов музее (Милли музей филиалы) мөдире Алексей Егоров. Ул кунакларга экскурсия үткәрде. «Музейда шәхес турында китаплар, ноталы җыентыклар, шәхси әйберләр, сәнгать предметлары аша сөйләп була. Нәҗип Җиһановның дуслары арасында танылган язучылар, композиторлар, рәссамнар, скульпторлар, сәясәтчеләр булган. Биредә без Җиһанов музееның байлыгын күрсәтергә тырыштык», - диде ул.

«Билгеле экспонатларның берсе – Бакый Урманче ясаган скульптура. Шулай ук, Дмитрий Шостаковичның 12нче симфониясенең партитурасы да бар. Нәҗип Җиһанов чакыруы буенча ул Казанга ике тапкыр килде. Казан консерваториясендә композиторлар өчен ачык дәресләр биргән иде. Дәү әтием үзенең дуслары белән таныштырырга ярата иде. Мәсәлән, мине ул дирижер, педагог Натан Рахлин белән таныштырды», - дип сөйләде ул.

Ул Нәҗип Җиһановның фагот, фортепиано, виолончель кебек уен кораллары классында белем алуын билгеләп үтте. «Аңа шагыйрьләр, язучылар үзләренең китапларын бүләк итеп бирә иде. Шуларның берсе безнең арада – халык шагыйре Ренат Харис. Нәҗип Җиһанов аның шигырьләре кырыенда ноталы шәрехләмәләр язып калдырган, әсәрләренең караламасын язган», - дип аңлатты Алексей Егоров.

Казан дәүләт консерваториясенең музыка сәнгате менеджменты кафедрасы мөдире Дилия Хәйретдинова Нәҗип Җиһановның иҗади мирасын саклау һәм таныту эшен оештыручыларга рәхмәт әйтте. «Нәҗип Җиһанов бай иҗади мирас булдыра, музыкаль белем бирү, Татарстан мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә», - диде ул.

«Киләсе елда консерваториянең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Нәҗип Җиһановның исеме барлык юбилей вакыйгаларында яңгырап торачак. Ул замандашларын үзенә җәлеп иткән, нәкъ менә шуңа күрә аның иҗаты тыңлаучыларның йөрәгенә барып җитә. Консерваториядә якланган соңгы диссертациядә дә Җиһановның музыкасы искә алына, ул анализ объектына әверелә. Безнең бурыч – аның иҗатын саклап калу, киләчәк буынга иң бай мирасны тапшыру», - дип билгеләп үтте Дилия Хәйретдинова.

Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев Нәҗип Җиһанов музыкасын балачагыннан тыңлап үскәнен сөйләде. «1990 еллар ахырында безне классташларым белән «Алтынчәч» операсы карарга алып бардылар. Белем бирү процессында татар музыкасы читтә калмады. Җиһановның әсәрләрен без өйрәндек, уйнадык, башкардык. Нәҗип Җиһанов музыкаль белем бирү инфраструктурасын булдырган. Бу – музыка мәктәбе, консерватория, оркестр, театр. Әсәрләр язу белән шөгыльләнмәсә, ул шуның белән генә дә тарихка кереп калган булыр иде», - диде ул.

Чараны виолончелист, Нәҗип Җиһанов исемендәге кыллы квартет оештыручысы һәм җитәкчесе Сергей Пономарев башлап җибәрде. Аның башкаруында Нәҗип Җиһановның «Сүзсез җыр» һәм Рөстәм Яхинның «Элегия» әсәрләре яңгырады. Кичәне Данис Хисмәтуллин алып барды. Чара азагында музыкант, композитор Всеволод Сарандов музейга үзенең әтисе – скульптор, рәссам Геннадий Сарандовның график портретын бүләк итте. Рәссам Нәҗип Җиһановның портретын 1950 елларда ясаган булган.

Нәҗип Җиһановка Арам Хачатурян, Генрих Нейгауз, Дмитрий Кабалевский, Мстислав Ростропович, Дмитрий Шостакович, Муса Җәлил, Бакый Урманче, Әхмәт Фәйзи, Жоржи Амаду, Борис Чирков, Игорь Ильинский, Салих Батыев, Фикрәт Табиев һ.б. шәхесләр әйберләр бүләк иткән булган, алар күргәзмәдә урын алган. «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе 12 февральгә кадәр эшләячәк.

  • Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә туа. 1927 елда Казанга килә, 1931 елда Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Укуны тәмамлагач, Нәҗип Җиһанов кире Казанга кайта.1938 елда композитор үзенең беренче операсын — «Качкын»ны яза. Бер елдан соң ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. 1957 елда композиторга СССРның халык артисты исеме бирелә.
  • 1962 елда СССР Композиторлар берлеге сәркатибе итеп билгеләнә. 1945–1988 елларда Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясе ректоры булып эшли. Композитор 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күпсанлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. 1939–1977 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе була, өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены, Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә. Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100