news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Хәлимов «Иннополис» махсус икътисади зонаны җитәкләде

Хәлимов бу вазифага махсус икътисади зона Директорлар советы карары буенча билгеләнде.

Ренат Хәлимов «Иннополис» махсус икътисади зонаны җитәкләде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Ренат Хәлимов «Иннополис» махсус икътисади зона» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры булды. Бу мәгълүматны «Иннополис» та расладылар.

Хәлимов бу вазифага махсус икътисади зона Директорлар советы карары буенча билгеләнде. Яңа генераль директор үз вазифасына кереште.

  • Хәлимов Бөекбританиянең Cavendish Group компаниясендә сату һәм маркетинг буенча менеджер, инвесторлар белән элемтәләр идарәсе начальнигы, «Алабуга» МИЗ генераль директоры урынбасары булып эшләгән. 2016 елдан ул Чаллыда «Полихим Системс» компаниясе белән җитәкчелек иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot