ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Игорь Носов Түбән Новгород өлкәсе вице-губернаторы булачак

29 июнь 2018, 15:20 , Фото: архив kpfu.ru

Игорь Носов Түбән Новгород өлкәсе вице-губернаторы булачак Игорь Носовның әнисе - Камал театры артисты Хәлимә Искәндәрова.

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). “Иннополис” махсус икътисади зонасының генераль директоры Игорь Носов үз вазифасыннан китә. Ул Түбән Новгород өлкәсе вице-губернаторы булып эшләячәк. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Игорь Носов Президент Администрациясе булачак губернаторлар өчен оештырган тренингтан узган Татарстанның дүрт түрәсе арасыннан икенче кеше булган. Носовтан тыш, РФ Президенты кадрлар резервына Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов, вице-премьер – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхетдинов һәм Татарстанның элеккеге икътисад министры Артем Здунов (хәзер Дагыстан Премьер-министры) узган.

  • Игорь Носов Казанда туган. “Менеджмент” программасы буенча Кембридж университетын һәм  РФ Эчке эшләр министрлыгы “юриспруденция” белгечлеге буенча Юридик институт тәмамлаган. Колорадо штаты Университетында магистр дәрәҗәсен алган.
  • Philip Morris International компаниясенең Россия вәкиллегендә эшләгән, “Алабуга” МИЗ җитәкләгән, Мәскәүдә “МИЗ” ААҖ генераль директорының урынбасары вазифасын биләгән, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары һәм Мәскәү Фән, сәнәгый сәясәт һәм эшмәкәрлек департаменты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. 2013 елның мартыннан Носов “Иннополис” махсус икътисади зонасын җитәкләгән.
  • Игорь Носовның әнисе - Камал театры артисты Хәлимә Искәндәрова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10