Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ренат Әюпов: Театр гастрольләргә йөрми икән – димәк театр үзен оныттыра бара
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры Ренат Әюпов билгеләвенчә, театр гастрольләргә йөрми икән – димәк театр үзен оныттыра бара. Бу хакта ул театрның 38нче яңа сезонына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
«Театр гастрольләргә йөрми икән – димәк театр үзен оныттыра бара. Аннары бер театр режиссёры икенче театрга килеп спектакль куюы да режиссёрның да, театрның да дәрәҗәсен үстерә. Без күбрәк стационар театр, ләкин узган ел бик күп гастрольләребез булды. Мисал китерсәк: Нижгарда, башка театрлар сирәк килгән төбәкләрдә булып кайттык. Менә мондый йөрү бик кирәк, дип саныйм. Ул безгә аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан да мөһим», – дип сөйләде баш режиссёр.
Кариев театры директоры Илнур Гайниев билгеләп үткәнчә, үзләре дә гастроль сәфәрләренә бик күп йөриләр, башка театрлар да аларга еш килә. Агымдагы елның апрель аенда Санкт-Петербургка барсалар, сентябрь аенда Питерның «Суббота» театры Кариев театрына киләчәк. Аннары Башкортстанның Уфа шәһәрендәге Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театры килүе көтелә һәм октябрь аенда әлеге театрда уза торган «Колынчак» фестивалена кариевлылар барачак. «Елга бер безнең Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга якларына чыгып керү бар. Бу сезонда Яңа елдан соң барачакбыз. Һәм ялгышмасам, ноябрьдә Минзәлә театры безнең базада чыгыш ясаячак», – ди спикер.
Ренат Әюпов рус әдәбиятыннан «Конек-горбунок» буенча да спектакль куелачагын ассызыклады. «Бердәм Россия» проекты буенча гариза бирдек. Аны ничек карарлар. Ул рус әдәбиятыннан Петр Ершовның «Конек-гобунок» әкиятен сәхнәләштерергә телибез. Бу эш киләсе елның май-июнь аенда булыр, дип көтәбез. Проектны отсак, яңача куярбыз. Татарча «Канатлы ат» дип аталачак. Бу исә яшьләрнең батыр һәм көчле булуына этәргеч булсынга, рус әдәбиятын пропагандалау максатыннан уйланылды», – дип сөйләде баш режиссёр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз