news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театрында булачак яңа премьера турында: Өйләнешүгә матур инструкция булачак

Кариев театрында булачак яңа премьера турында: Өйләнешүгә матур инструкция булачак
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының 38нче сезонында чыгарылачак спектакльләр хакында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләштеләр. Театрның баш режиссёры Ренат Әюпов «Без бит авыл малае» спектакле, яшьләрнең проблемаларына, өйләнешүгә матур инструкция булачагын әйтте.

«Иң якындагы премьера Туфан Миңнуллиның «Без бит авыл малае» исемле комедиясе булачак бит инде. Бу әсәрне юбиляр актёрыбыз Илнар Низамиев үзе сайлады. Без бу әсәрне сәхнәләштерүгә әзерлекне узган сезонда ук башлаган идек. Безнең театрда шундый матур традиция бар – юбилейлары булган артистларның, хезмәткәрләрнең теләкләре исәпкә алына. Алар өчен махсус спектакльләр әзерлибез, алда әйтелгән сәхнә әсәре Илнарның юбилее уңаеннан булачак. Бу спектакль яшьләрнең проблемаларына, өйләнешүгә матур инструкция булачак. Инструкция-спектакль, итеп кабул итәбез. Гаилә белән килеп тамаша кылу да мөмкин», – дип белдерде Ренат Әюпов.

«Әлеге спектакльдә авылны, туганлылык җепселләрен саклап калу, демография мәсьәләләре, мәхәббәт һәм кавышу темасы күтәрелә. Шуннан соң гореф-гадәтләрне яңарту да күз уңында тотыла. Бу очракта Кыз урлау йоласы. Бик кызыклы мәгънәви әсәр. Труппа тулаем катнашмый, бу камера спектакле. Кайвакыт интерактив та булып китәчәк. Мәсәлән, Илнар уйнаган персонаж сәхнәдән төшеп тамашачылар белән сөйләшеп, биетеп һәм җырлатып алырга мөмкин. Бу спектакль яшьләребез өчен бигрәк әйбәт булачак», – дип сөйләде баш режиссёр.

Спектакльдә Илнар Низамиев, Лилия Низамиева, Айрат Шамс, Рузана Хәбибуллина, Илназ Хәбибуллин, Диләрә Зиннәтова, Рәүф Шакиров, Инсаф Халәүтдинов кебек актёрлар уйнаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot