news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театры яңа сезонын шәхесләргә багышлый

Кариев театры яңа сезонын шәхесләргә багышлый
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының 38нче сезонына багышланган матбугат конференциясе булды. Киләсе сезонны театр шәхесләргә багышларга булган. Бу хакта театрның директоры Илнур Гайниев хәбәр итте.

«Безнең яңа сезонда аерым бер авторлар, драматурглар һәм даһи шәхесләргә бәйле премьералар, башка проектлар чыгачак. Ник шәхесләр сезоны итәргә булдык? Аерым утырып уйланылмады бу хакта, ләкин анализ ясадык та 5 олуг шәхесебезгә багышланган театраль сезоныбыз булачак. Тиздән, бер атнадан 4-5 сентябрьдә беренче премьера – Туфан Миңнуллиның 90 еллыгына багышлап «Без бит авыл малае» әсәре буенча спектакль күрсәтеләчәк. Аннары федераль проект гранты нигезендә бер фонд белән эшлибез. Шушы фонд Роберт Миңннулинның иҗатына нигезләнеп спектакль куярга тәкъдим итте», – дип сөйләп үтте ул.

Гайниев сүзләренә караганда, Мәскәү режиссёры Виктория Печерникова куйган спектакль дә чыгарылачак

«Бу җәһәттән Булат Минкин исемле язучыбыз пьеса яза. Ул аны Роберт Миңнуллиның әсәрләренә, аның әдәбиятта, мәгарифтә һәм сәясәттә булган тормышына нигезләнеп иҗат итә. Үзебезнең режиссёр Эльдар Гатауллин бу әсәрне сәхнәләштерәчәк. «Гомер моңы» дип атала ул. Премьера октябрь аеның ахырында булачак. Өченче әсәребезгә килгәндә: Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел булачак һәм бу уңайдан «Гөләндәм туташ хатирәләр»ен чыгарырга ниятлибез. Исеме, әлбәттә үзгәрәчәк. Ул спектакль буенча безнең Мәскәүдән килгән команда, Виктория Печерникова дигән режиссёр эшләячәк. Премьера ноябрь урталарында көтелә», – диде ул.

Спикер шулай ук, Яңа елга кадәр һәр ай саен тамашачыларга премьера тәкъдим итүләрен дә ассызыклады. «Киләсе елда Тукайныкы шикелле, театрыбыз исемен йөрткән Габдулла Кариевның да 140 еллыгы. Күп кенә чаралар да аның юбилей датасына багышланачак. Һәм 5нче шәхесебез – Фәрит Хәбибуллин. Ул театрга нигез салучы, ул бинабыз булмаган заманнарда да юктан бар итүче шәхес. Аның 85 еллыгы. Аннары артистыбыз, үзен соңгы вакытта режиссёр итеп сынап бара – Булат Гатауллинга багышланган әсәр сценарий итеп языла әле. Ул сезонның азагына булыр», – диде Илнур Гайниев.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot