news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә җир тетрәү сәбәпле, мөфти Равил Гайнетдин кайгы уртаклаша

«Аллаһы Тәгаләдән барлык зыян күрүчеләрне савыктыруны, якыннарын югалткан кешеләрнең сабыр һәм нык булуын сорыйбыз», - ди Россия Мөфтиләр шурасы рәисе.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Төркиянең Эгей диңгезе төбәгендә көчле җир тетрәү аркасында кешеләр һәлак булуга бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләре шурасы исеменнән һәм шәхсән үзем Төркия Республикасының бөтен халкына, Сәфәрихисар һәм Измир шәһәрләрендә табигый катаклизмнар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең тирән кайгыларын уртаклашам», — ди мөфти шәех Равил Гайнетдин.

Ул Россия мөселманнары шул бәла-каза аркасында туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның, йортсыз калган кешеләрнең кайгысын уртаклашуын әйтә. «Без һәлак булганнар өчен кайгырабыз, җимерекләр астында калганнарны коткаруны сорап дога кылабыз. Аллаһы Тәгаләдән барлык зыян күрүчеләрне савыктыруны, якыннарын югалткан кешеләрнең сабыр һәм нык булуын сорыйбыз», диелгән хәбәрдә.

Моңа кадәр «Татар-информ» Төркиянең Эгей диңгезе төбәгендә 6,8 балл магнитудалы җир тетрәү булды, дип хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100