news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Эгей диңгезе төбәгендә 6,8 балл магнитудалы җир тетрәү булды

Табигый бәла-каза үзәге булган Сәфәрихисар бистәсендә һәлак булучылар бар

Төркиянең Эгей диңгезе төбәгендә 6,8  балл магнитудалы җир тетрәү булды
Рушания Алтай

(Истанбул, 30 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Бүген Төркиянең Эгей диңгезе төбәгендә көчле җир тетрәү булды. «Кандилли» дәүләт обсерваториясе һәм Җир тетрәүләрне тикшеренү институты магниутда шкаласын 6,8 балл дип белдерә.

Афәтләр һәм гадәттән тыш хәл идарәсе «Хөррият» газетасына Сәфәрихисарда дүрт кешенең гомере өзелүен, 120 кешенең тән җәрәхәте алуын хәбәр итә. Социаль челтәрләрдә Сәфәрихисар халкы диңгездә цунами барлыкка килүен яза. 

Төркиянең Афәтләр һәм гадәттән тыш хәл идарәсе җир тетрәү үзәген Измир каласы Сәфәрихисар районының диңгез яры буенда 11,8 км тирәнлектә булуын хәбәр итә. 

Измир мэры Тунч Сойэр әйтүенчә, Измир шәһәрендә егермегә якын бина җимерелгән. Әлегә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Измирдә кырыкка якын татар гаиләсе яши. Милләттәшебез Жалә Сәитоглу-Якал гаиләсе, туганнары һәм үзе белгән татарларга зыян килмәвен белдерә.

Җир тетрәү Айдын, Бурса, Денизли, Истанбул, Кютахия, Мугла, Чанаккалә шәһәрләрендә дә сизелде. Телефон элемтәсе начар эшли башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100