news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда вакцинация узмаган мәчет хезмәткәрләре эшеннән читләштерелми

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин мәчет хезмәткәрләре өчен яңа чикләүләр кертелү турында хәбәр иткән иде.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Мария Исхак). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте әлегә Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләнмәгән мәчет хезмәткәрләрен эштән читләштерергә планлаштырмый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан мөфтияте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин мәчет хезмәткәрләре өчен яңа чикләүләр кертелү турында хәбәр иткән иде. Аңа буйсынучы мөхтәсибәтләрдә дин әһелләре коронавирустан прививка ясатмыйча эшкә чыга алмаячак, дип хәбәр итте ТАСС.

«Татар-информ» агентлыгы журналистының Татарстанда чикләүләр кертеләчәкме дигән соравына «Әлегә андый планнар юк», — дип җавап бирде Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте вәкиле. «Бу мәгълүматны каян алдыгыз? Без ТР мөселманнарының Диния нәзарәте, ә Россиянеке түгел», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100