news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируска каршы вакцинация ясатмаган мәчет хезмәткәрләре эшкә керә алмаячак

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин мәчеттә эшләүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен чикләүләр турында белдерде.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин мәчеттә эшләүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен чикләүләр турында белдерде. Аның нигезендә хезмәткәрләр коронавирустан прививкасыз эшкә чыга алмыйлар, дип хәбәр итте ТАССка РФ Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов.

«Диния нәзарәтендә җитәкчебез Равил Гайнетдин (Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе — Т-и. иск.) бик катгый әйтте: әгәр безнең хезмәткәрләр прививка ясатмаса, эш урыннарына керә алмаячак. Дин тотучыларга килгәндә, без беренчеләрдән булып дистанцияне саклауны, гомумән, мәчетләрне ябуны таләп иттек. Безнең өчен бик авыр булса да, без җомга намазларыннан да, күмәк вәгазьләрдән дә тукталып тордык, бу тормышыбызны саклау өчен кирәк иде», — диде агентлык әңгәмәдәше. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100