news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең Бисерт бистәсендә беренче мәчет ачылды

Эшмәкәр мәчет ясау өчен бина сатып алып биргән. Яңа ачылган мәчет 50 кешегә исәпләнгән.

Свердловск өлкәсенең Бисерт бистәсендә беренче мәчет ачылды
https://dsmr.ru

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Бисерт бистәсендә тантаналы рәвештә мәчет ачылды.

Бу — шәһәр округында беренче мәчет, дип хәбәр ителә Россия мөселманнары Дини җыены сайтында. 

Элек дин тотучылар йөргән бина шәхси йорт булган һәм аны җирле мөселман җәмгыятенә мәчет урыны өчен шундагы эшмәкәр сатып алган.

2021 елның 2 июлендә юстиция органнарында Свердловск өлкәсе Диния нәзарәтенең (Үзәк мөфтият) юрисдикциясендәге яңа «Салмон» мөселман җәмгыяте теркәлде.

Мөфти Абдул-Коддус Ашарин сөйләвенчә, мәчет ачу тантанасында Бисерт шәһәр округы башлыгы Валентина Суровцева сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган. Ул җирле мөселманнарга изге теләкләр юллап, бистәне үстерүгә керткән өлешләрен бәяләгән. Һәм бу очраклы гына түгел, чөнки мөфти сүзләренчә, этник мөселманнар, нигездә, татарлар, таҗиклар һәм дагыстан халкы, Бисерт халкының 40 процентын тәшкил итә.

Яңа ачылган мәчет 50 кешегә исәпләнгән, әмма якын арада аны тагын да киңәйтергә планлаштыралар, чөнки өстәмә гыйбадәт мәйданчыкларына ихтыяҗ бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100