news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең Бисерт бистәсендә мәчет өчен өй сатып алып биргәннәр

Элек биредә мәчет булмаган.

Свердловск өлкәсенең Бисерт бистәсендә мәчет өчен өй сатып алып биргәннәр
https://dsmr.ru

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Бисерт шәһәр округы составына керә торган шәһәр тибындагы Бисерт бистәсендә мөселман җәмгыяте вәкиле мәчет өчен йорт сатып алган. Бу турыда Россия мөселманнары Диния җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элек бу тирәдә мәчет булмаган, әмма актив мөселманнар барлыкка килгәч мәчеткә ихтыяҗ туган.

Мөселманнар Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Хәзер бүләк ителгән йорт белән аның территориясен яңа теркәлгән Җирле мөселманнар дини оешмасына тапшыру турында карар кабул ителгән.

Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе Абдул-Котдус Ашарин билгеләп үткәнчә, биредә мөселман оешмасы булдырылган һәм киләчәктә бу йортта мәчет ачылачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100